Әтнә районы Күбән авылында гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров үткәрде.

Халык белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гражданнарның сораулары каралды.

Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да искә алынды. Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен, барысына да «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм мәгълүматлы брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International