«Кулланучылар хокуклары» темасына күргәзмә-күзәтү

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Арча районы Апаз авыл китапханәсендә «Кулланучылар хокуклары»темасына китап күргәзмәсе-күзәтү үткәрелде. Анда кулланучылар базарында барлыкка килгән сорауларга, әйтик, сатучыларның (җитештерүчеләрнең, башкаручыларның) җаваплылыгына, товарларда җитешсезлекләр туганда кулланучылар таләпләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга җаваплар табарга була.

Укучылар тәкъдим ителгән мәгълүмат белән генә танышып калмыйча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллинага кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауны да бирә алдылар. Чараның максаты - укучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнардагы мәкаләләрне ничек дөрес итеп кулланырга, үз хокукларын цивилизацияле якларга һәм грамоталы кулланучылар булырга кирәклеген искәртү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International