«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати танып-белү очрашуы узды

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә очрашу оештырды.

Күп кенә катнашучыларның үз тормыш хәле белән бәйле сораулары булды. Инвалидлар көндәлек тормышта очрый торган төрле характердагы кулланучылар хокукларын яклау, сыйфатсыз азык-төлек продуктларын кире кайтару, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару, төрле кредитларны көчләп тагу мәсьәләләре буенча фикер алышынды, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча борчыган мәсьәләләр күтәрелде.

Финанс белеменә, мошенниклардан саклану алымнары һәм ысуллары турында мәгълүматлылыкка аерым игътибар бирелде. Кулланучылар хокуклары, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга карата мөмкин булган мошенниклык гамәлләре турында сөйләделәр.

Очрашу барышында катнашучылар товарны сатып алу урыны буенча претензия хатларын тапшырганда кыенлыклар турында сөйләштеләр. Барлык катнашучыларга белгечләр тарафыннан кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде.

Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды. Шулай ук «кайнар линия» телефоны эше турында да хәбәр ителде, аның буенча теләге булган һәркем профессиональ, түләүсез ярдәм ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International