Нурлат шәһәре ярминкәсендә кулланучыларга консультация бирделәр

2022 елның 26 августы, җомга

Нурлат шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләре вәкилләре үз көчләре белән үстерелгән продукцияне саттылар. Ассортиментта яшелчә, җиләк-җимеш, өй эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече ярминкә үткәрү территориясендә консультация пункты оештырды. Ярминкәгә килүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Теләге булган һәркемгә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар өләшенде: «Тиешле сыйфатлы товарны алмашуга һәм кире кайтаруга кулланучы хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары» һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International