Арча муниципаль районы КФҮ филиалында гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча халыкка консультация үткәрде.
Консультация пункты эшендәге төп бурычларның берсе - хокукый белемне һәм куллану культурасын күтәрү максатыннан, Кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү, агарту. Консультация пункты хезмәтләре теләге булган һәркемгә ачык.
Кабул итү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Алар сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару яки алыштыру мөмкинлеге белән кызыксындылар. Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Чара барышында кулланучылар базарының актуаль проблемалары турында фикер алышынды.
Чара «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм мәгълүмати белешмәлекләр өләшү белән үрелеп барды.