Ел саен көзге традицион мәктәп бәйрәме - «Көз бүләкләре» яшелчә ярминкәсе безнең районда да җанлы темпта узды. Бу ярминкә - безнең мәктәп укучылары үстергән яшелчә продукциясен сатуга корылга. Биредә иң арзан бәяләр куела. Монда җиләк-җимеш, яшелчәләр, төрле эшләнмәләр сатып алырга мөмкин. Әлеге чарада район халкы актив катнашты.
Көзге ярминкәләр һәрвакыт шау-шулы һәм күңелле уза. Биредә иң яхшы бизәлеш, иң яхшы ризыклар конкурслары да оештырылган иде. Һәр мәктәп ярминкәдә үз урынын мөмкин кадәр матуррак һәм үзенчәлеклерәк итеп бизәргә тырышкан.
Форсаттан файдаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырды. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы турында кабат мәгълүмат җиткерелде.
Ярминкә һәркем өчен яхшы үтте!