Менә мәктәп чоры да килеп җитте, димәк, уку елы дәвамында канцелярия товарларын традицион рәвештә сатып алу зарурлыгы туа. Һәр мәктәпнең әлеге товарларга карата үз таләпләре бар, чөнки бала өчен барлык әйберләрнең сыйфатлы булуы бик мөһим: каләм акмасын, дәфтәрләр яхшы сыйфатлы булсын, ә пластилин кулга ябышмасын. Ата-аналар хезмәтен җиңеләйтү һәм дөрес сайлау ясарга булышу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карарын аңлатып, «Канцтоварлар» сәүдә бүлекләрендә әнә шундый профилактик чаралар үткәрә.