Әтнә районында Филатова В.Г. сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләрен өйрәтү буенча чара үткәрелде.
Сатучыга һәм эшкуарга кибетне товарларны сатуга әзерләргә кирәклеге турында тәртип аңлатылды: төргәкнең атамаларын, сортларын, бәяләрен, төргәкләү торышын һәм маркировкалауның дөреслеген тикшерергә; товарның тышкы кыяфәтен, продуктларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәргә, җиһазларның, инвентарь һәм инструментның, үлчәү җайланмасының барлыгын һәм төзеклеген тикшерергә; товар турында кирәкле мәгълүматның рус телендә булу, дөрес итеп рәсмиләштерелгән товар бәяләре, товар күршелеген саклау һәм башкалар турында җентекләп сөйләнелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатып алуга бәйле рәвештә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, дәгъваларны карау сроклары, кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе турында сораулар кузгатылды.