Алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара районының Нырты совхозында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсе, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле ситуацияләрдә аларны хәл итү юллары турында мәсьәләләр кузгатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде. Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар таратылды.

Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары әлеге чараны оештырган һәм уздырган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International