Яңгыраган сорауларга аңлатмалар бирелде

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Кишет авылында яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.

Халыкны товарларны интернет аша сатып алу, сыйфатсыз товарларны кире кайтару сроклары, җитешсезлекләре ачыкланган ишекне алыштыру һ.б. белән бәйле сораулар кызыксындырды.

Гражданнарны кабул иткәннән соң, авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар сораулар бирделәр, кулланучылар практикасыннан үз мисаллары турында бәян итттеләр. Төрле конфликтлы ситуацияләрне тикшерделәр.

Чарада катнашучыларның һәрберсенә куллану белемен киңәйтү өчен буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, территориаль орган реквизитлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International