Кичә Зәй муниципаль районының «Октябрь» мәдәният йортында 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары өчен профилактик характердагы чара үткәрелде. Укучылар алдында Зәй прокуроры ярдәмчесе Р.Бәдриева, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Э. Милочкина, ФОРПОСТ директоры А. Алексеев чыгыш ясады.
Эльвира Милочкина яшь сатып алучыларга кулланучылар хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде, конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы төп законның ничек эшләвен, кулланучы ничек итеп бозылган хокукларын мөстәкыйль торгыза алуын аңлатты.
Аннары кунаклар укучыларга терроризм һәм экстремизм турында, аның нинди чагылышы булырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Шулай ук һәр граждан үз өстенә алган хокук бозулар һәм җинаятьләр өчен җаваплылык тотканы турында да искә төшерделәр. Чыгыш шулай ук Интернет челтәрендә экстремистик күренешләрне профилактикалауга юнәлтелде.
Балалар барлык сораулар буенча чакырылган экспертлар белән фикер алыштылар.