Пимер авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Чираттагы гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Пимер авыл җирлегендә үткәрде.

Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә уза.

Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча да консультацияләр бирелде:

- сыйфатсыз техник катлаулы товарлар сатып алу турында;

- таләпләр кую сроклары турында;

- мебель җитештерү һәм китерү буенча заказларны үтәү срокларын бозу;

- сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;

- сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына таләпләр кую сроклары турында.

Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.

Аларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүматның тәкъдим ителергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләрнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе, үлчәү җиһазлары булу турында аңлатмалар бирелде.

Һәр этапта агарту эше катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә торган мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International