Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә «Шәфкать үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар белән чираттагы «түгәрәк өстәл» үткәрде.
Чарада катнашучыларга, территориаль орган практикасыннан мисаллар, кулланучылар базарында барлыкка килгән төрле ситуацияләрдә кулланучы гамәлләренең алгоритмы аңлатылды.
Катнашучылардан күпсанлы сораулар килде: яраклылык вакыты чыккан ризыкларны кире кайтару хокуклары, туристик агентлыкта сатып алынган авиабилетларны кире кайтару, кәрәзле телефондагы җитешсезлекләр барлыкка килү, гарантия срогы, пластик тәрәзәләрдәге җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучы хокуклары һ.б. Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде.
Түгәрәк өстәл ахырында кулланучылар өчен рус һәм татар телләрендә файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.
Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә оештырылган очрашу һәм кирәкле белешмәләр өчен рәхмәт белдерделәр.