Сәүдә эшчәнлеген башкару урыны буенча профилактик визит оештырылды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын кисәтү һәм киметү, шулай ук аларда намуслы тәртипкә мотивация булдыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре профилактик визитлар уздыралар. Шундый чараларның берсе «Чико групп» ҖЧҖ эшчәнлеге урыны буенча үткәрелде.

Профилактик визит барышында контрольдә тотыла торган затка телдән аның эшчәнлегенә куела торган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителде. Хуҗалык итүче субъектның вәкилләренә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре аңлатылды. Алкогольле һәм спиртлы продукция сатуда ихтимал бозу төрләре, бу өлкәдә законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында тәфсилләп сөйләделәр. Моннан тыш, әлеге өлкәдә законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International