Укучылар «Кулланучылар белеме нигезләре» курсын өйрәнәләр

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар белеме нигезләре» курсы буенча лекция үткәрде. Укучыларга гаджетлар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге; техник яктан катлаулы товарлар нәрсә ул; техник яктан катлаулы товарларны алыштыру һәм кире кайтару кагыйдәләре; онлайн кибетләр аша товарлар сатып алу кагыйдәләре аңлатылды.

Шулай ук укучыларга 2022 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы уздыру турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара ахырында белгеч алкоголь һәм тәмәке зыяны турында мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International