Халыкны төрле сораулар борчый

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Мингәр авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазифаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина үткәргән чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Халыкны төрле сораулар борчый, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларда (суыткыч, кесә телефоны һ.б.) җитешсезлекләр килеп чыкканда, банк картасын рәсмиләштергәндә иминиятләштерүне көчләп тагу, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарлары турында, интернет-ресурслар аша сатып алынган товарларның проблемаларын хәл итү белән кызыксындылар. Аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезендә хокуклар аңлатылды. «Халык контроле» системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү мөмкинлеге турындагы хәбәр ителде.

Чара ахырында авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен территориаль орган мөрәҗәгатьләрен карау практикасыннан мисаллар кулланып, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату белән укулар үткәрелде.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат тупланган белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International