Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай муниципаль районының Каргалы авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар үткәрде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 статьясы муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатларында җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләр бирә: кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирү; кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә (кулланучыларның билгесез даирәсе) судларга мөрәҗәгать итү; кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләү.
Шуңа бәйле рәвештә семинар-уку, үз белеме белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә башкарма комитет хезмәткәрләренең хокукый белемен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә законнарда билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.
Чара барышында, Башкарма комитет хезмәткәрләре үтенече буенча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы белән җайга салынган ваклап сату – алу килешүе буенча товар сатуның дистанцион ысулын карадылар.
Уку вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормалары да каралды, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.