Кулланучылар хокукларын яклыйбыз

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучыдан чираттагы шалтырату килде:

- Товарны (кофемашинаны) гарантия ремонтына тапшырдым. Сатучы рәсмиләштергән квитанциядә ремонт вакыты 30 көн дип күрсәтелгән. Бу вакыт бетте. Кибеткә шалтыраткач, ремонт вакыты 45 көн, дип әйттеләр. Нигәдер эш көннәрен саныйлар. Сатучының гамәлләре законлымы?

Белгеч аңлатып узганча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 статьясы нигезендә, сатучы белән язма килешү буенча ремонт срогы билгеләнгән булса, әлеге сроктан чыгып, йөкләмә үтәлергә тиеш - ягъни 30 көн дәвамында. Законда шулай ук норма бар, аның нигезендә яклар килешүе белән ремонт вакыты билгеләнмәгән булса, җитешсезлек тиз арада хәл ителергә тиеш (!), ягъни, гадәттә кулланыла торган ысул белән аны бетерү өчен объектив кирәк булган минималь срокта. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закондагы барлык сроклар календарь көннәрдә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International