Чираттагы очрашу «Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «сорау - җавап» форматында очрашу уздырдылар. Белгечләр һәрвакыт кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы тыңлаучыларның сорауларына квалификацияле җаваплар бирергә әзер.
Мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының 18, 25, 29 статьялары тикшерелде.
Иркен атмосфера, тыңлаучылар әңгәмә корды, өлкән буын кешеләре үзләрен ышанычлы хис иттеләр, күп сораулар бирделәр һәм барлык сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.
Чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды, шулай ук чарада катнашучыларга «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 71-43-03.