Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре «Ромашка» даруханәсе хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар - уку оештырдылар.
Даруханә коллективына закон нигезендә товарны кире кайтару кагыйдәләре билгеләнүе турында мәгълүмат җиткерделәр. Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, текстиль һәм башка материаллардан эшләнгән санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз гигиенасы чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау буенча әйберләр), дару препаратлары алмашып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керә. Тик әгәр фармацевт кулланучыга ялгыш кына башка төрле дару саткан икән, соңыннан кулланучы таләбе буенча ул товарны сатып алу бәясен яңадан исәпләп алмаштырырга тиеш. Дару препаратларының сыйфатсыз булуына килгәндә исә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә, кулланучы күренә торган яисә яшерен җитешсезлекләре булган товарны кире кайтарырга хокуклы.
Дару препаратының җитешсезлекләренә түбәндәгеләр керә:
- дару препаратының куллану вакыты беткән булса;
- маркировкалау дефекты булу (сериясе һәм яраклылык срогы күрсәтелмәгән, упаковкада һәм препаратта яраклылык сроклары туры килми);
- башка препарат өчен дарулар куллану буенча инструкция яки аның гомумән булмавы, инструкциядә даруның тасвирламасы реаль төскә, искә, төрүгә, дозага, зурлыкка, формага яки эзлеклелеккә туры килмәсә;
- препаратны төрү җитешсезлеге булса (бөке, капкчы, тартмасы төзек булмаган, чиплар, тыгызлык булмаса һ.б.).
Предприятие хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.