Татарстан Республикасы Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «15 нче балалар иҗаты йорты»на йөрүче балалар белән чара үткәрделәр. Шәһәрнең төрле мәктәпләре һәм төрле яшьтәге укучылар әлеге иҗат йортына йөри.
Очрашуның төп максаты - үсеп килүче буынны белемле кулланучы булырга һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга өйрәтү. Белгечләр укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләрен аңлаттылар, «товар», «хезмәт», «кулланучы» төшенчәләрен ачтылар. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында чарада катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы, кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды, укучыларга Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 8(8852) 71-43-03.
Очрашу ахырында балалар иҗат йорты педагоглары кызыклы һәм танып-белүгә корып уздырылган чара өчен белгечләргә рәхмәт белдерделәр.
Яр Чаллы шәһәре халкының куллану белемнәренн арттыру дәвам итә.