«Пятерочка» кибетендә азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы һәм сатучылар өчен семинар-уку үткәрелде

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 27 сентябрендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингын уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алексеевск ш.т.б. сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча укулар үткәрде.

Үткәрелгән чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән билгеләнгән ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.

Сатучыларга сатыла торган товарларга бәя белешмәләрен рәсмиләштерү, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү буенча киңәшләр бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында таләпләр аңлатылды.

Бәяләр мониторингын уздыру барышында сатып алучылар арасында брошюралар һәм гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International