2022 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Әлки районында «Гиппократ» даруханәсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Чара барышында кулланучылар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән таныштылар. Гражданнарга азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге буенча, башка формадагы, габаритлы, фасонлы икенче товарларга алыштырып булмый яки кере кайтарылмый, дип аңлаттылар.
Югарыда күрсәтелгән исемлеккә кертелмәгән товар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законының 25 статьясы нигезендә, аның товар төре сакланып калганда, куллану үзенчәлекләре, тутыру, завод тартмалары сакланган булган очракта кире кайтарыла яки алмашынырга мөмкин.
Моннан тыш, кулланучылар товарның сыйфатсыз булуы һәм товарның «җитешсезлек» һәм «сизелерлек җитешсезлек» төшенчәләренең нәрсәсе белән аерылуын, нинди очракларда товарны кире кайтару (алыштыру) мөмкин булуын, дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләрен кайсы очракта кимчелекле дип санарга мөмкинлеген белделәр.
Чара ахырында сатып алучыларга дару препаратлары сатып алганда игътибарлы булырга киңәш ителде. Аларны касса янында ук, үзеңә дә, даруханә хезмәткәрләренә дә проблемалар тудырмас өчен кирәкле документлары булуын, товарның атамасын, тартмасының төзек булуын, куллану срогын тикшерегә, рецепт буенча җибәрелә торган препаратларны тиешле документ булмаган очракта сатуны таләп итмәскә кирәклеген аңлаттылар.