Кулланучының таләпләрен үтәмәгән өчен сатучыдан неустойка түләтелә

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23 статьясында түбәндәге сроклар бозылган очракта кулланучы таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен сатучының җаваплылыгы күздә тотыла:

- җитештерүче (сатучы) тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне кичекмәстән төзәтү яки яклар килешүе белән язмача билгеләнгән товардагы җитешсезлекләрне бетерүнең бүтән срогы;

- шундый ук озак файдаланудагы товарны ремонтлау чорына кулланучыга тапшыруга каралган өч көн;

- сыйфатсыз товарны алыштыру өчен җиде көн (20 көн: товарның сыйфатын тикшерергә кирәк булса, 1 ай: сатучыда күрсәтелгән товар булмаганда);

- кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү өчен ун көн (сатып алу бәясен киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне төзәтү чыгымнарын түләү, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару).

Югарыда күрсәтелгән срокларны бозган очракта, сатучы товар бәясенең 1% күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш була.

Таләпне канәгатьләндерү вакыты беткәннән соң, таләп үтәлгән көнгә кадәр яки яңа таләп куелган көнгә кадәр неустойка түләнә.

Сатып алучының сатучыдан (җитештерүчедән) түләтү хокукы булган неустойка суммасы чикләнмәгән, ягъни товар бәясеннән артып та китә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International