Өлкән яшьтәге кешеләргә кулланучының хокукларын аңлаттылар

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре, Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү хөрмәтенә «Гармония» үзәгендә «Кулланучылар белемнәре нигезләре» дигән темага лекция үткәрде.

Үзәккә килүчеләргә техник яктан катлаулы товарлар һәм дару препаратлары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә финанс хезмәтләреннән файдаланганда «ничек мошенниклар корбаны булмаска?» дигән темага аңлатма бирелде.

Катнашучыларның барысына да кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә көнүзәк темаларга багышланган мәгълүмати буклетлар таратылды: «банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның гамәлләреннән ничек сакланырга», «коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр», «дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре » һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International