Балык Бистәсе районында профилактик чаралар үткәрделәр

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

2022 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү, халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясен үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Кизү тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу таләпләрен, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында аңлатты.

Шулай ук хезмәткәр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде - супермаркетлар мегаполис халкы өчен гадәти күренешкә әверелгән булса, авылда еш кына берничә авыл кибете бар, анда азык – төлек һәм башка товарлар сатып алуга кулланучылар мөрәҗәгать итә. Тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментының киңлеге генә түгел, бәяләр тотрыклыгы да мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлек бәяләренә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International