Приоритетлы юнәлеш - олы буынга хөрмәт һәм ихтирам

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына игътибар итү, өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам белән карау Татарстанда үткәрелә торган социаль сәясәттә өстенлекле юнәлеш булып кала.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу уздырды.

Чара өлкән яшьтәге кешеләр адресына җылы котлау сүзләре белән башланып китте.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре һәм ваклап сату кагыйдәләре аңлатылды. Мөрәҗәгатьләрне территориаль орган практикасыннан мисаллар карау аңлаттылар. Сатып алына торган продукциянең яраклылык срокларына һәм саклау шартларына игътибар итәргә киңәш ителде. Чарада катнашучылар, үз чиратларында, сыйфатсыз товарлар сатып алу тарихлары белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта, Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, анда хезмәткәрләр һәрвакыт мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган файдалы мәгълүматлары өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International