Яшел Үзән шәһәренең район ветераннар Советында очрашу булды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәре ветераннар Советының очрашуында катнаштылар. Алсу Хөснетдинова ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, шулай ук кулланучылар белеме темасына әңгәмә уздырды, кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре көндәлек тормышта ни рәвешле яклануын аңлатты.

Чара барышында финанс хезмәтләре базарындагы хокуклар циффрлы технологияләр һәм интернет куллануның үз хезмәтләреннән файдалану җиңелрәк булуын аңлатылды. Аралашу кунакчыл формада узды, пенсионерлар актив рәвештә сораулар бирделәр, мөрәҗәгатьләр статистикасы һәм мәсьәләләрне судка кадәр хәл итү белән кызыксындылар.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга буклетлар һәм брошюралар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышын тапшыру белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International