«Лаванда» чәчтарашханәсендә семинар-уку үткәрделәр

2022 елның 7 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Лаванда» чәчтарашханәсе хезмәткәрләре өчен семинар-укулар үткәрде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату белән беррәттән, социаль якланмаган категориядәге гражданнарга чәчтараш хезмәтләре күрсәткәндә ташламалар бирү мәсьәләсе дә каралды.

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көнен үткәрүнең максаты булып җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, җәмгыятьнең демографик картлыгы, өлкәннәрнең шәхси һәм социаль ихтыяҗлары, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше, өлкәннәргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү кирәклеге турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре октябрьнең беренче көннәрендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен үткәрелә торган чараларда актив катнашалар. Бу – чәчтарашханәләрдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатларында һәм сәүдә предприятияләрендә төрле акцияләр һәм ташламалар.

Халыкара өлкәннәр көне - барлык кешеләргә үзләренең туганнарына, якыннарына, эш буенча коллегаларына рәхмәт әйтү өчен менә дигән сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International