Кибеттә өлкәннәр өчен консультация өстәле оештырылды

2022 елның 8 октябре, шимбә

Өлкәннәр көне - безгә чиксез кадерле кешеләр, әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча Әлки районының «Азалия» кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен консультация өстәле оештырдылар.

Кулланучылар өчен уңайлы урында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, буклетлар урнаштырылган иде.

Кибет, нигездә, азык-төлек товарларын сата, шуңа күрә сатып алучыларга түбәндәге сорауларны аңлаттылар: нинди азык-төлек продуктлары сыйфатсыз, куркыныч дип таныла һәм сатучы продукт турында нинди мәгълүмат җиткерергә тиеш, сатучының кулланучыга карата нинди хокуклары бар, сыйфатсыз азык-төлек товарлары сатылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International