Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кибет хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 елның 1025 номерлы карары белән расланган төп нигезләмәләре.
Шулай ук, хезмәткәрләр сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәя белешмәләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы турында һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүматның булуы, оешманың элмә тактасы һәм рус телендә товарлар турында мәгълүматның булуы, көнкүреш химиясе товарларының яраклылык срокларын, парфюмерия турында, сатып алынган товардагы җитешсезлекләр килеп чыкканда, кулланучылар белән булган мәсьәләләрне ни рәвешле хәл итү турында, сатучы дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат бирелде.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туганда этил спирты алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.