Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә ведомствога караган районнарга чыгып күчмә чаралар үткәрелә.
Бу атнада да эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре профилактик чаралар үткәрү өчен Мамадыш муниципаль районына бардылар. Төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрүдән тыш, анда белгечләр сәүдә объектларында җитәкчеләр һәм сатучылар белән аралашты, Мамадыш шәһәрендә кулланучылар өчен буклетлар тарату буенча акция үткәрелде. Кибетләргә килүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә көнүзәк темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды: «Үзеңне банк карталарыннан акча урлау буенча мошенникларның гамәлләреннән ничек сакларга?», «Кулланучылар кредиты: сораулар һәм җаваплар», «Дәгъваны ничек дөрес төзергә?», «Алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге», шулай ук татар телендә буклетлар: «Алыштарырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-толек буламан товарлар исемлеге», «Претензиялеләрне нечек дөрес итеп төзергә?» һ. б. Шәһәр халкы һәм кунаклар акциядә бик теләп катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Барысына да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында хәбәр иттеләр: 8(8552)71-43-03.