Укучыларны кулланучының хокукый статусы белән таныштырдылар

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Саба районы “Шәмәрдән  “Рост “ лицееның 8-11 сыйныф укучылары белән класстан тыш дәрес үткәрде.

Чараны уздыруның төп максаты - укучыларны дәүләтебездә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклануын күрсәтү, хокуклы тәртип күнекмәләрен формалаштыру һәм конфликтны законлы рәвештә дөрес чишә белергә өйрәтү.

Әлеге чарада укучылар гына түгел, ә әлеге уку йорты укытучылары да катнашты. Катнашучыларга территориаль орган практикасыннан кызыклы мисаллар белән кулланучы һәм сатучының төп хокуклары һәм бурычлары җентекләп аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар терминнары аталды. Шулай ук Кулланучылар базары өлкәсендәге бәхәсле хәлләр каралды. Укучылар дистанцион сәүдәгә кагылышлы сорауларын бирделәр. Товарның сыйфаты турында күп сөйләнелде, мәгълүмат бюллетененнән лаборатор тикшеренүләрнең кайбер нәтиҗәләре әйтелде, материалны беркетү өчен Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, эссе җыентыклары тапшырылды, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада дәвам итүе турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International