Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. Октябрь аенда биредә өлкән буын кешеләре өчен Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Әңгәмәнең темасы бүгенге көндә мөһим һәм актуаль – «Үз финансларыңны ничек сакларга?». Әлеге тема 2022 елның «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында узуы белән бәйләп тә сайланган. Белгечләр ял итүчеләр белән банкоматлар, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары, мобиль банк, интернет-банк, электрон акчалар - яңа циффрлы түләү чаралары һәм уңайлы финанс инструментлары турында сөйләштеләр.
Белгечләр карталар кулланганда үзләрен һәм финансларын ничек сакларга икәнлеге турында кайбер киңәшләрен бирделәр:
- PIN-кодны яттан өйрәнегез, хәтерегезгә ышаныч юк икән, аны язып куегыз, әмма картадан аерым саклагыз;
- өченче затларга PIN кодын, шулай ук аның гамәлдә булу вакытын һәм кемгә теркәлгәнен хәбәр итмәгез;
- онлайн кибеттә түләү өчен хезмәт хакы карталарын кулланмагыз;
- банк офислары эчендә урнашкан яки CCTV белән җиһазландырылган сакланган урыннардагы банкоматларны сайлагыз;
- банкоматларның шикле модельләрен кулланмагыз. Ә картаны терминалга керткәнче, аны игътибар белән тикшерегез;
- клавиатураны кул белән капларга һәм аеруча кызыксынучан кеәеләрдән яәерергә оялмагыз;
- әгәр сез картаны югалтсагыз, шулай ук өченче затлар аның реквизитларын белделәр дип уйларга нигез булса, шунда ук банкка мөрәҗәгать итегез һәм аны блоклагыз.
Ял итүчеләр белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләрен тикшерделәр.
Белгечләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. «Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән таныштырдылар. Ял итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.