КФУ студентлары өчен семинар үткәрелде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Кулланучылар белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру максатыннан чыгып, аларда хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре КФУның 3нче курс студентлары белән «Сәүдә эше» әзерлек юнәлешләре буенча дәрес үткәрде.

Дәрес сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм алыштыру шартларына кагылышлы, башкаручының сыйфатсыз хезмәт күрсәтүен алуга кагылышлы Закон маддәләрен яктыртуда төзелгән иде. Әлеге тематика студентлар арасында зур кызыксыну уятты, чөнки аларның профиле турыдан-туры әлеге темага бәйле юнәлештә.

Дәрес вакытында бергәләп тормыштан мисаллар каралды, нинди очраклар кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы закон белән якланган икәнлеге турында, килеп туган күңелсез хәлләрдән ничек чыгарга мөмкин икәнлеге хакында студентлар фикер алышты.  Студентлар әлеге тема белән кызыксындылар һәм практик бурычлар турында белемнәрен арттырдылар.

Моннан тыш катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аерым алганда, Казан территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге функцияләре турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International