«Изелек» тернәкләндерү үзәгендә танып-белүгә багышланган очрашу узды

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча танып-белү чарасы оештырды. Гражданнар белән очрашу алдыннан «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы номеры һәм буклетлар таратылды.

Чыгыш башында тыңлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең куллану базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 9 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре каралды, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның  2463 номерлы карары белән расланган аерым төр товарларны сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Форсаттан файдаланып, ял итүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сораулар бирә алдылар, аларга тулы җаваплар бирелде. Шулай ук аларның һәр конкрет очракта хокуклары һәм законнарның төп нигезләмәләренә сылтама белән бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

«Бик эчтәлекле очрашу!» - очрашуда катнашучыларның берсе кыскача шулай дип бәяләде. Барлык кызыксынган гражданнар да кулланучы буларак үз хокукларын яклау өчен кыйммәтле киңәшләр ала алдылар.

«Изгелек» инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр әлеге чараны оештырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International