Казан шәһәренең сәүдә комплексларында кизү торулар үткәрелде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

19.10.2022 көнне Казан шәһәре сәүдә комплексларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрделәр.

Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.

Кулланучылар үз хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү, шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе турында кайбер сораулар буенча консультацияләр ала алдылар.

Шулай ук кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International