2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина, әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлназ Шакирова катнашында, ZOOM платформасында Балтач муниципаль районында урнашкан «Наз» «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрделәр.
Чарада катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә түләү кагыйдәләре, гражданның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозганда гамәлләр алгоритмы турында, шулай ук бәхәсле хәлләрдә ничек эш итәргә һәм үзләрен мошенниклардан ничек сакларга икәнлеге белән таныштырылды. Очрашуда катнашучыларга түбәндәгеләр буенча аңлатмалар бирелде: сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынган, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү һ. б. мәсьәләләр. «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелде һәм Балтач районында хезмәткәрнең һәм территориаль орган аппаратының элемтә мәгълүматлары яңгырады.
Һәр кулланучы белемле булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, кирәк булса, ул һәрвакыт территориаль орган хезмәткәрләренең ярдәменә исәп тота ала.
Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар, мондый чараларның ешрак үткәрелүен теләделәр.