2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзщн территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты укучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны өйрәтү дәресе үткәрде.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 ярдәмче программасын үтәү кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәрен арттыру буенча чаралар «Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сагиди исемендәге Кушман төп гомуми белем бирү мәктәбендә» үткәрелде.
Укучылар өчен лекция Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында сөйләүдән башланды. Укучылар Кулланучылар белеме нигезләре буенча кыска курсны игътибар белән һәм кызыксынып тыңладылар. Үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар. Материалны үзләштерүне яхшырту өчен, кулланучылар хокукларын яклау практикасыннан реаль мисаллар китерелде. Аннары, белгеч укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Укучылар белән аралашу барышында күбесенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төп хокуклары турында белүләре ачыкланды.
Чара вакытында укучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.