2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк китапханәләр системасында куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән кизү тордылар.
Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урынында оператив рәвештә чишүгә китерә.
Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре.
Чара көнүзәк темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып, брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр өләшү белән үрелеп барды. Белешмә-мәгълүмат материаллары тәкъдим итү һәм белешмә характерда, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә.
Әлеге чараларны уздыру Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен гадәти чара, һәм Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең куллану белемен арттыруга ярдәм итә.