2022 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын кисәтү һәм киметү, шулай ук намуслы тәртипкә мотивация булдыру максатыннан хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеген башкару урыны буенча биш профилактик визит уздырылды.
Контроль астында булган субъектларга телдән аларның эшчәнлегенә куела торган мәҗбүри таләпләр аңлатылды. Аерым алганда, «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләделәр. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда, бу өлкәдә законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм алкогольле, спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт төбәк контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектларга әлеге өлкәдә законнар белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр иттеләр.