Балаларга Кулланучылар хокукларын яклау турында

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында, 2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова Апас районы Апас шәһәр тибындагы бистәсендә «Сәләт» МБУ укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча чара үткәрде.

Чара барышында балалар кулланучылар базарында очрашучы төп терминнар белән таныштылар, товарларның яраклылык вакытын билгеләргә, этикеткаларда мәгълүматны укырга өйрәнделәр. Аннары, белгеч укучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар белән әңгәмә барышында кулланучылар базары темасының укучылар өчен кызыклы булуы, балалар кибетләрдә очраган төрле очракларны һәм аларның ничек килеп чыкканнарын аңлаттылар.

Чара барышында укучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International