Хөрмәт һәм игелек көне

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Традиция буенча октябрьнең беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне - зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм өлкән буынның безнең мәхәббәтебезгә, кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ икәнлеген барыбызга да тагын бер кат аңларга ярдәм итә. Изге һәм якты бәйрәмдә без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның игътибарын тоеп яшибез. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече, өлкән яшьтәге халыкның куллану белемен арттыру максатыннан, Әгерҗе шәһәренең «Пятерочка» СҮ территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тарату буенча акция үткәрде. Шулай ук өлкән буын кешеләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International