Көзге каникуллар вакытында Менделеевск шәһәренең 1нче гимназиясендә «Страна Олимпия» лагерь сменасы эшли. Гимназистлар вакытларын бушка үткәрмиләр, алда көтелгән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнәләр: сынау имтиханнары язалар, иншалар язарга әзерләнәләр, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге белгечләр белән очрашалар.
Әйтик, кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада финалына әзерлек кысаларында, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Эльмира Досмановны чакырдылар, ул укучылар өчен хокукый дәрес үткәрде.
Балалар дәгъва язуда, неустойканы дөрес исәпләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр, белгечтән консультацияләр алдылар. Килеп туган хәлләрне чишүгә аерым игътибар бирелде.
Очрашу ахырында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева һәм аның укучылары белгечкә рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.