«Чаллы» сәүдә үзәгендә сәүдә кагыйдәләрен аңлатып семинар оештырдылар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» сәүдә үзәген кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сәүдә кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып укыту семинары уздырды.

Сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очраклары, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары каралды, сезонлы товарларга гарантия срогын исәпләү сроклары һәм башкалар турында консультация бирелде.

Шулай ук, бик актуаль булып саналган финанс куркынычсызлыгы темасы күтәрелде. Белгечләр финанс алдауларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында  киңәшләр бирделәр: картаның PIN-код номерын ышанычлы урында сакларга,  интернет сатып алулар өчен аерым карта тотарга, банкоматта клавиатураны кул белән капларга  киңәш ителде.

Чара ахырында белгечләр барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган бушлай басма продукция тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International