2022 елның 08 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Красносельский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Товар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш, сатыла торган товарларга бәяләрнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, тикшерелгән үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, аерым алганда: сыйфатсыз товар сату очраклары һәм төрле ситуацияләрдә аларны хәл итү юллары турында сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Шулай ук күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.