«Спорт мастер» кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылды. Кибет спорт киемнәрен һәм спорт инвентарьларын сатуда махсуслаша. Кибет җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елдагы 2463 номерлы карары аңлатылды. Товарларны дистанцион рәвештә сату кагыйдәләрен, тегү һәм трикотаж эшләнмәләрен (тегү һәм трикотаж тукымалар, оекбаш әйберләре) сату кагыйдәләрен конкрет мисалларда карадылар. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде. Мондый чаралар Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә. Кулланучылар белемен арттыру өчен, очрашуда катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар, брошюралар бирелде, шулай ук кайнар линия телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552)71-43-03.
Кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сораулар буенча кулланучылар да, эшкуарлар һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә алалар.