Балтач районының Борбаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 09 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Борбаш авылында авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин катнашында чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр.

Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулар; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; товарга экспертиза үткәрү; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары каралды. Алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм азык-төлек товарларының сыйфаты һәм яраклылык вакыты чыккан продуктларны сату проблемалары турында фикер алышынды.

Тыңлаучылар игътибарына алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге законнарга соңгы үзгәрешләр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының һәм төп закон актларының гомуми нигезләмәләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International