Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Бөтендөнья сыйфат атнасы» уңаеннан кулланучылар белемен арттыру буенча чаралар үткәрү кысаларында «Вьетнам» сәүдә-күңел ачу комплексында кизү тордылар.
Каты базар көндәшлеге шартларында, кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр компаниянең озак вакытлы үсеше өчен мөһим фактор булып тора. Күпчелек эшчәнлек өлкәләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм культурасы бердәнбер көндәшлек өстенлегенә әйләнде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - кулланучылар продуктның сыйфаты турында хөкем итүче яңа стандарт. Хезмәт культурасы - җәмгыятьнең гомуми культурасының аерылгысыз өлеше.
Үткәрелгән чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр һәм Россия Федерациясе халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы нигезләмәләр каралды.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу таләпләре аңлатылды, сатучыларга эштә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәр тәртиптә кулланырга киңәш ителде.