«Кулланучылар хокукын яклау» законы һәм сәүдә кагыйдәләре турында

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Находка» һәм «Магнит» кибетләре җитәкчеләре һәм сатучылары өчен «түгәрәк өстәлләр» уздырдылар. Чара барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләре, 31.12.2020 елдагы РФ Хөкүмәте Карары аңлатылды. Ваклап сату-сату килешүе буенча Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен җентекләп анализладылар.

Биредә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына 24 исемдәге бәяләр мониторингы үткәрелде.

Белгечләр кибет хезмәткәрләренең кулланучылар базарына кагылышлы барлык сорауларына да квалификацияле җаваплар бирде. Сәүдә объектлары җитәкчеләренә Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 8(8552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International